Тормышта бердәнбер бәхет- һәрвакытта да алга омтылу.
...Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез!
(Ф.Яруллин)
Кеше язмышында һәм күңелендә ике кеше тирән эз калдыра.Аларның берсе-әни,сиңа тормыш бүләк итүче,ә икенче кеше-дөньяның матурлыгын танып белергә өйрәтүче-ул укытучы.
Кырык биш минут... Күпме бу, әллә бик әзме? Гасырлар югарылыгыннан чыгып фикер йөрткәндә, кырык биш минут – мизгел. Ә укучылар өчен? Алар кырык биш минутлык һәр дәресне үзләренчә бәяләрләр иде, минемчә. Балалар өчен кайбер дәресләр гасырдан да озын тоеладыр, ә кайберләре минут эчендә узып китә. Укытучы шушы ике якны берләштерергә тиеш, ягъни сизелмичә узган дәресләрдә укучылар күңеленә, аңына халкыбызның гасырлар буена тупланган акылы, фәлсәфәсе, кануннары кереп калсын иде. Минемчә, мондый беренче карашка шактый катлаулы булган максатны тормышка ашыра алган укытучы, чыннан да, укучылар күңелендә урын алырга хаклы.
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...
Әдәбият дәресендә әсәрләрне өйрәнүне мин биек кыяга менү белән тиңләр идем. Менә без аның каршында торабыз, безнең алда – үтеп чыга алмастай киртә. Без барыбыз да аста, ничек менәргә белмичә баш ватабыз, фикер алышабыз Шушы мизгелләрдә иҗат башлана да инде. Һәр бала табигате белән эзләнүче бит ул. Шушы омтылышны сүндермәскә, аңа ярдәм итеп торырга гына кирәк. Ләкин ярдәм белән ярдәм арасында да аерма бар. Укучыны бәйдәге җан иясе шикелле ияртеп алып менәргә һәм ирекле кош итеп очырырга мөмкин. Һәр ике очракта да нәтиҗә төрлечә булачак бит. Иркенлек ул - йөгәнсезлек түгел, иркенлек – хөрлек.
Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.
Дәресләрдә укучылар укытучы әйткәнне тыңларга, аның биремнәрен эшләргә күнеккән. Әгәр без көн саен кабатлана торган бу схемадан читләшеп, укучыларны әсәр белән күзгә-күз калдырсак? Әйе, ничек тели, шулай бәя бирсен, ошамаган якларын әйтсен. Ул бит үзе алдына максатны инде куйды, шуңа ярашлы рәвештә эш итсен. Кыяга менгәндә бит-куллары тырналган кебек, аның җаны тырналсын, күңеле эзләнсен, җаны бәргәләнсен. Мондый очракта укучылар үзләрен бик җаваплы хис итәләр, чөнки алар әзер бәяне сөйләмиләр, алар үз фикерләрен булдыралар, шушы уйларын дәлиллиләр, хисләрен иптәшләренә белдерәләр. Монда уйлар, хисләр, фикерләү, фантазия – барысы да эшкә җигелә. Дөрес, әзерлексез укучы өчен мондый эш шактый авыр булырга мөмкин, кыяга менү җиңел түгел. Ләкин бер тапкыр фикри киңлекләрдә йөзгән шәхес инде катгый кысаларга риза булмаячак!
Хөрмәтле сайтны караучылар, сез үзегезнең комментарийларыгызны түбәндә калдыра аласыз.
Write a comment
Алсу (Tuesday, 09 February 2016 11:22)
Бик кызыклы сайт!
Альфия (Tuesday, 09 February 2016 11:42)
Сайтның эчтәлеге бик ошады.
Альбина (Tuesday, 09 February 2016 11:43)
Татар теле укытучылары исеменнән бик зур рәхмәт.
Хамидуллина Ильсияр (Tuesday, 09 February 2016 11:50)
Хөрмәтле Гөлсинә ханым! Сайтыгыз бик эчтәлекле, кызыклы. Сез үзегезнең эшегездә нинди педагогикага нигезләнәсез?
Зәйтүнә ханым (Tuesday, 09 February 2016 11:57)
Хөрмәтле Гөлсинә ханым,сайтыгыз татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бик файдалы,эчтәлекле. Минем Сезгә бер соравым бар, 5 нче сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлекне ничек оештырасыз, балалар белән нинди эш алымнары кулланасыз?
Валентина (Tuesday, 09 February 2016 18:02)
Гөлсинә Солтановна! Сайтыгыздагы дәрестән тыш чаралар бик эчтәлекле һәм кызыклы. Рәхмәт яусын! Алга таба да Сездән шундый кирәкле материаллар көтеп калабыз!
Руслан (Tuesday, 09 February 2016 18:09)
Исәнмесез, Гөлсинә Солтановна! Бик шәп сайт ясагансыз! Афәрин!
Сарвиназ (Tuesday, 09 February 2016 18:12)
Гөлсинә ханым, фотоларыгызга караганда, дәрестән тыш эшчәнлекне бик файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәсез икән. Иҗади уңышлар һәм яхшы укучылар гына юлдаш булсын үзегезгә!
Рашид С. (Tuesday, 09 February 2016 18:13)
Сөйкемле ханымнан матур сайт! Молодец!
Айгөл (Tuesday, 09 February 2016 18:46)
Гөлсинә Солтановна!Сайтыгызда урын алган эшкәртмәләр бик кызыклы һәм кирәкле! Рәхмәт Сезгә!
Фирдәүсә (Tuesday, 09 February 2016 19:26)
Хөрмәтле Гөлсинә Солтановна! Язмаларыгыз кызыклы һәм эчтәлекле. Сезгэ эшегездэ зур унышлар телим!!!
Миляуша Р. (Tuesday, 09 February 2016 20:21)
Голсинэ Солтановна, алга таба да эшегездэ яна урлэр яулап алуыгызны телэп калам! Куйган максатларыгызга ирешергэ язсын!
Валентина Николаевна (Wednesday, 10 February 2016 17:49)
Гөлсинә Солтановна! Баш биттәге мәкаләгез бик эчтәлекле, бик дөрес сүзләр. Чыннан да алга омтылып яшәргә кирәк, бер урында таптанып торырга ярамый!
Гүзәл Нурисламовна (Wednesday, 10 February 2016 18:00)
Гөлсинә Солтановна! Сайтыгыздагы класс сәгатьләрегезне карап чыктым. Тел һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен кирәкле материаллар куйгансыз. Рәхмәт сезгә!
Дудкина Зульфия Ф (Wednesday, 10 February 2016 18:11)
Сайтыгыз бик кызыклы! Уныщлар сезгэ!
Храмли Ю.В. (Wednesday, 10 February 2016 18:21)
Спасибо, Гульсина Солтановна, очень много полезной информации!
Резеда Ф. (Wednesday, 10 February 2016 18:43)
Бик матур эдэби телдэ язмалар, рэхмэт. Унышлар сезгэ!!!
Минзиря Расимовна (Wednesday, 10 February 2016 18:48)
Гөлсинә ханым!Сайтыгыз бик кызыклы,файдалы мәгълүматларга бик бай!Алга таба да уңышлар Сезгә!
Тамчыгөл (Wednesday, 10 February 2016 18:50)
Сезнең кебек укытучылар булганда ана телебез яшиячәк!!!
Инсаф (Wednesday, 10 February 2016 18:57)
Сез укучыларыгызны бик яратасыз ахры. Очрашулар, кичәләр оештырасыз, Мәскәүгә дә баргансыз! Сезгэ эшегездэ зур унышлар телим!!!
Айгөл Нурфикатовна (Wednesday, 10 February 2016 19:00)
Гөлсинә Солтановна! Сайтыгыз белән тулысынча танышып чыктым, бик кызыклы һәм файдалы. Алга таба да Сезгә зур уңышлар телим!
Хамидуллина Ильсияр (Wednesday, 10 February 2016 19:11)
Элек дәресләрдә укытучы әйткәнне тыңларга, аның биремнәрен эшләргә күнеккән идек без.Сез укучыларны әсәр белән күзгә-күз калдырасыз,ничек тели, шулай бәя бирергә, ошамаган якларын әйтергә этәрәсез. Бу алымнарыгыз бик тә отышлы дип уйлыйм мин. Сезгә зур унышлар телим!!
Искандер (Wednesday, 10 February 2016 19:23)
Бик яхшы сайт!
Гүзәлия Камил кызы (Wednesday, 10 February 2016 19:25)
Хөрмәтле Гөлсинә Солтановна! Сезнең сайтыгызда класс сәгатьләре өчен бик бай эчтәлекле материаллар бар. Рәхмәт сезгә!
Раушания Дамировна (Wednesday, 10 February 2016 19:25)
Очень хороший сайт,очень много интересной информации. Желаем успехов!
Марат (Wednesday, 10 February 2016 19:25)
понравилось оформление сайта и его насыщенность материалом, необходимого для проведения школьных и внешкольных мероприятий. Продолжайте в том же духе!
Надежда (Wednesday, 10 February 2016 19:30)
зайдя на данный сайт увидела насколько разнообразна работа учителя, побольше бы таких профессионалов и за будущее наших детей можно не беспокоиться!
Йолдыз Алмазовна (Wednesday, 10 February 2016 19:34)
Гөлсинә Солтановна! Сайтыгыз бик ошады. Үзем өчен күп файдалы мәгълүматлар алдым. Рәхмәт сезгә!
Рушания Талгатовна (Wednesday, 10 February 2016 20:13)
Хөрмәтле Гөлсинә Солтановна! Сезнең язмаларыгыздан иҗади шәхес булуыгыз, үз эшегезне яратуыгыз күренеп тора. Афәрин!
Гульсина (Wednesday, 10 February 2016 20:28)
Хөрмәтле,дусларым!Барыгызга да бик зур рәхмәт!Аралашып,бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик!
Гульчачак (Wednesday, 10 February 2016 20:55)
Голсина хатым, бик эчтэлекле сайт! Бизэлеше hэм тозелеше ошады. Эшегездэ унышлар телэп калам!
Валентина (Thursday, 11 February 2016 18:50)
Сайт көннән-көн тулылана бара, яңа материаллар куеп торасыз. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, һәрвакыт үсештә, үзгәрештә булырсыз дип ышанасы килә))
Татар милләт интернет/ында/ эзләүче (Monday, 20 November 2017 16:14)
Участие в проекте поможет увеличить количество посетителей Вашего сайта.
Одна страница вашего сайта уже добавлена в поиск.
Для полноценного участия в поиске, установите код на Вашем сайте
со страницы https://www.nigez.com/add.php .
ТАТДИГ поиск - https://www.nigez.com/